Спорт, Архив

Казан паркларында чираттагы спорт уикенды узачак

Мәйданчыкларда бәйгеләр, интерактив уеннар һәм иҗади номерлар оештырылачак.
06.09 17:58

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). 10 сентябрь көнне Казанның Горький, Урицкий исемендәге паркларында, "Казан" гаилә үзәгендә һәм Горки-Әмәт урманында "Яшел фитнес" командасыннан чираттагы спорт уикенды узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәйданчыкларда бәйгеләр, интерактив уеннар һәм иҗади номерлар үткәреләчәк. Урицкий исемендәге паркта халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Андрей Аношин саксофонда чыгыш ясаячак.

Спорт чараларыннан Body Sculpt һәм Flex буенча дәресләре узачак. Оештыручылар спорт белән шөгыльләнү өчен җәймә, эссе һәм кояшлы һава торышы булса, баш киеме алырга киңәш итә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.