Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 ачылды.
06.09 18:06

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Павел Филаткин, РФ нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Быел форум “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ оешуга 50 ел тулу уңаеннан уздырыла.

“Ышанам, форум барлык катнашучыларда кызыксыну уятыр һәм яңа эшлекле элемтәләр урнашуга ярдәм итәр”, - диде Алексей Песошин.

Алга таба Алексей Песошин форум кысаларында уздырылган конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Ачылыш тантанасыннан соң кунаклар халыкара тармак күргәзмәләре экспозицияләре белән танышты, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртүнең һәм нефть химиясенең заманча материалларын, җиһазларын һәм технологияләрен тәкъдим итте.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы 2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә узачак.

Форум эшендә Россия, Германия, Австрия, Кытай, Тайвань, Көньяк Корея һәм Беларусь Республикасыннан 200дән артык предприятие катнаша. Алар арасында Татарстаннан “Татнефть” ГАҖ, “Транснефть” ГАҖ АК, “ТАИФ” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ бар.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.