Авыл

Саба урманчылыгы Татарстанда иң яхшысы дип табылды

Республика урманчылыклары участокларның төзеклеге буенча бәяләнгән.
06.09 20:29

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы урманчылык-2017» бәйгесенә йомгак ясалды, аның нәтиҗәләре буенча Саба урманчылыгы беренче урынга лаек дип табыла. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучыларны урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман участокларының төзеклеге, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булу, урман янгыннарын кисәтү буенча профилактик эшләр башкару күрсәткечләре буенча бәяләгәннәр.

Беренче урынга Саба урманчылыгы, икенчегә – шәһәр яны урманчылыгы, өченче урынга Арча урманчылыгы лаек дип табыла.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Кырым татарларының тулы тарихы языла

Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.