Авыл

“Зәй шикәре” чөгендер алуда - лидер

Барлыгы 2600 гектар мәйданда татлы тамыр алынган.
06.09 23:00

(Зәй, 6 сентябрь, “Татар-информ”, «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районы басу-кырларында чөгендер алу эше киң колач ала бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2600 гектар мәйданда татлы тамыр алынган. Бу - барлык мәйданның 25 процентында татлы тамыр алынган дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 370 центнер тәшкил итә, дип яза җирле басма.

“Зәй шикәре” - шикәр чөгендерен алуга иң беренчеләрдән булып керешкән агрофирмаларның берсе. Агрофирмада татлы тамыр барлыгы 3025 гектар мәйдан били. Аның 900 гектарга якыны алынган инде. Эш “Маяк” бүлекчәсеннән башланып, ул “Заман”, “Сәвәләй” һәм “Чыбыклы” бүлекчәләрендә дәвам итте. Аннан механизаторлар янә “Маяк” бүлекчәсе басуларына күчте. “Маяк”та татлы тамыр 496 гектар мәйдан били, уңыш гектарыннан 415 центнер тирәсе. Биредә агрофирманың өч “РОПА” комбайны тәүлек буе эшли. Комбайннарны тәҗрибәле, үз эшенең осталары Иван Калинов, Дамир Баһаутдинов, Павел Мельниковлар иярли. Эш бер сменада иртә таңнан кичке сәгать 8гә кадәр алып барыла.

-Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар җирне бераз йомшартты, алайса эшләве кыен, җир үтә каты иде, - ди механизаторлар.

Аларның араларында иң өлкәне - Төги авылыннан Иван Калинов, иң яше исә әлеге авылдан Павел Мельников. Иван Калинов осталыгы һәм тәҗрибәсен яшьләр белән белән теләп уртаклаша. Ул үзенең ничәнче ел басу-кырларда эшләвен хәтерләми хәтта.

-Элекке эш шартлары белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы. Техника заманча, ватылсаң, запас частьләр белән тәэмин итеп торалар. Эшләргә дә эшләргә безгә, – ди Иван.

Басу тезелеп киткән чөгендер көшелләре белән тагын да матур. Чөгендер ташучы машиналар басу белән шикәр заводы арасын иңләп кенә тора. Татлы тамыр төяүдә Олег Мелехов эшли. Төягәндә чәчелгән чөгендерләрне көшелгә җыйнап торучылар да бер минут ял итеп тормый. Погрузчикка “КамАЗ” машиналары чират тора.

-Сменага 220шәр машина төягән көннәр дә бар, бер минут вакытны исраф итми эшлибез, - ди Олег Мелехов.

Агрофирма җитәкчелеге чөгендер алучы механизаторларның эшләвеннән канәгать, диелгән район хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.