Спорт

Яр Чаллыда Универсиада-2017 җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы рәвештә каршы алдылар

Яр Чаллы өчен Универсиада-2017 күрсәткечләре нәтиҗәле булды.
06.09 21:54

(Яр Чаллы, 6 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыда җәйге Универсиада-2017 җиңүчеләрен һәм призерларын каршы алдылар.

Аларны тәбрикләү Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында үтте, чөнки җиңүчеләр нәкъ шушы уку йортында белем ала.

Исегезгә төшерәбез: Нияз Билалов дзюдо буенча ярышта көмеш һәм бронза медаль иясе, Рафаэль Камалов тхэквондо буенча бронза призеры, Ирина Приходько индивидуаль йөзүдә алтынчы булды.

Әлеге очрашуда студентлар, шәһәрнең физик культура идарәсе башлыгы Наталья Безрукова, Яр Чаллы педагогия институты ректоры Фәйрүзә Мостафина да катнашты.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.