Авыл

Урып-җыю эшләре иң күп мәйданда башкарылган районнар билгеле — исемлек

Республика буенча барлыгы 1554,1 мең гектар мәйланда урып-җыю эшләре башкару планлаштырылган иде.
07.09 09:27

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Республикада кайбер районнарда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Мисал өчен, 6 снтябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Чистай районында тиешле мәйданның – 82 проценты, Лениногорск, Сабада – 81әр процент, Зәй һәм Аксубай районнарында 80шәр процент өлешендә уңыш җыеп алынган.

Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, быел районда комбайн парклары яңартылмаган диярлек. Әмма табигать шартлары уңай булганда, һәр көнне тиешенчә файдалансаң, эш бара, ди идарә җитәкчесе. Аның фаразлавынча, яңгыр яумаган очракта, Сабада 10 сентябрьләргә урак тәмамланачак.

Сабалар уракны тәмамларга җыенса, Бөгелмә һәм Менделеевскида күрсәткечләр 67шәр процент кына тәшкил итә. Яшел Үзәндә тиешле мәйданның 66 процентында урып-җыю эшләре азагына якынлашкан. Югары Осланда – 59 процент, иң азы Кама Тамагында – 55 процент территориядә эш тәмам.

Республика буенча барлыгы 1554,1 мең гектар мәйланда урып-җыю эшләре башкару планлаштырылган иде. Тиешле мәйданның 74 процентында ашлык җыеп алынган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.