Икътисад

2017 елның 8 аенда Татарстан бюджетына салымнар рәвешендә 164,8 миллиард сум акча күчкән

2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 9,5 процент тәшкил итә.
07.09 11:36
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). 2017 елның 8 аенда Татарстан бюджетына салымнар рәвешендә 164,8 миллиард сум акча күчкән. Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин шул хакта хәбәр итте.
 
Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 9,5 процент тәшкил итә. 2016 елның 8 аенда республика бюджеты 150,5 миллиард сумга тулыланган.
 
2018 елда консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме – 224,0 миллиард, 2019 елда – 229,8 миллиард, 2020 елда 237,8 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.
 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.