Спорт

Канада хоккейчысы Роб Клинкхаммер "Ак Барс" командасына күченде

Һөҗүмче Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра.
07.09 12:03
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”).  Канада хоккейчысы, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер “Ак Барс” командасына күченә. Бу хакта хоккейчы моңа кадәр чыгыш ясаган Минскиның “Динамо” клубы рәсми сайты җиткерде. Соңрак хәбәрне Казан клубы да раслады.
 
Һөҗүмче Казанда 49 нчы сан астында чыгыш ясаячак.
 
“Һөҗүмче “Динамо” хоккей клубыннан акчалата компенсация хисабына “Ак Барс” клубына күченә”, – диелә хәбәрдә. Моннан тыш “Динамо” узган ел “Ак Барс”та чыгыш ясаган сакчы Стефан Эллиотның хокукларына да ия булачак.
 
Милли хоккей лигасында уйнау тәҗрибәсе булган  Роб Клинкхаммер Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра. Узган сезонда ул 49 матчта 44 (22+22) очко җыйды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.