Авыл

Теләчедә урып-җыю тулы куәтенә бара

“Теләче Агро” ширкәтенә караган Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Сауш бүлекчәсендә дүрт “АКРОС-530 комбайны эшли.
07.09 22:00

(Теләче, 7 август, “Татар-информ”, “Теләче”,Фәнил Нигъмәтҗанов ) Көннәр болытлы һәм салкын торып, ара-тирә пыскак яңгырлар явып китсә дә, районыбыз басуларында комбайннар шавы тынмый. Уралар, сугалар һәм ташыйлар. Дөрес, октябрь, ноябрь айларына хас бүгенге һава торышы моңарчы гөрләп барган урып-җыю һәм көзге кыр эшләренә тоткарлык ясый, өстәмә чыгымнарга һәм югалтуларга да китерә дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

- Әмма вак-төяк югалтулардан куркып тормаска кирәкми. Алга таба тоташ яңгырлы көннәр башланмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Югары дымлылык белән булса да, басудагы игеннәрне җыеп алырга тырышабыз. Бүген безнең “Теләче Агро” ширкәтенә караган Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Сауш бүлекчәсендә дүрт “АКРОС-530 комбайны арпа суга. Һава торышы уңай килеп, берничә көн эчендә арпа сугуны төгәлләсәк, сабан бодае гына кала. Ул Үзәк һәм Сауш бүлекчәсендә дә 250 гектар мәйданда игелгән. Безнең өчен уракның 15% гына калып бара - дип таныштырды үзләрендәге уракның барышы белән мине өченче көн хуҗалык җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев.

Без килгәндә әлеге басуда ярдәмчесе Фаил Шәрипов белән Фәрит Вәлиев, шулай ук ярдәмчесе Миңнегазим Гарифуллин белән Әмин Касыймовлар һәм Марий-Эль Республикасының Бәрәңге районыннан килгән Риаз Нуркин белән Данил Сөләймәновлар бер-берсе белән ярыша-ярыша арпа суктыра иде.Күренеп тора-ир-егетләрең эшләре тыгыз, тиз генә төшке ашны ашадылар да, янә комбайн штурвалы артына бастылар. Яңгырсыз сәгатьләрнең кадере белеп калырга тырышалар. Һәркайсы да тәҗрибәле, дистә еллар дәвамында басу-кырларда чыныгу алган ир-егетләр. Берсенә дә тел-теш тидерә торган түгел. Алар суктырган икмәкне”КамАЗ” шоферлары Равил Латыйпов белән Илгиз ибраһимов түкми-чәчми Сауш амбарына алып кайтып бушата. Басудан кайткан ашлыкны амбар мөдире Миләүшә Хәбирова кабул итеп алса, Мөнир Закиров беренчел чистарту үткәрә, Ислам Сәйфетдинов белән Тәлгать Якупов симәнә киптерә, хәзерли. Бу юлы тулырак итеп Фәрит Вәлиев турында язып китәсе килә. Быел Фәрит унынчы урагына чыккан. Һәм ярдәмчесе Фаил Шәрипов белән бик уңышлы эшләп киләләр, төрдәш комбайннар арасында алгы сызыкта атлыйлар. 6 сентябрь көнне хуҗалык идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, алар12996 центнер икмәк суктырып амбарларга озатканнар. Быел да Фәритнең “Олимп” яшьләр үзәге белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан яшь комбанчылар арасында үткәрелә торган бәйгедә җиңү яулау мөмкинлеге бар. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре октябрь аенда узачак “Уңыш бәйрәме” билгеләнеп үтәрләр дип көтелә. Урып-җыюдан бушаган чорда Фәрит “Амкадор” үзтөягечендә хезмәт куйса, ярдәмчесе Фаил “КамАЗ” автомобилендә эшли. Алдагы елларда кыр корабын Фаил җитәкли иде. Ә Фәрит ярдәмче булып эшләде. Хәзер исә киресенчә. “Ничек булса да, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, эш бүлешеп утырганыбыз юк, - ди алдагы елларда урак батыры булган Фаил Шәрипов. Фаилне мәктәп елларыннан ук мәрхүм әтисе Фәнил агага комбайнчы ярдәмчесе булып йөргәнен хәтерлим. “Бишенче сыйныфтан бирле мин басу-кырларда инде”, - ди ул уенын-чынын бергә кушып. Ә Фәрит Түбән Саурыш авылының данлы Вәлиевлар нәселеннән. Таһир белән Василның төпчек энеләре ул. Өчесе дә озак еллар дәвамында механизатор буларак “Теләче Агро” ширкәтендә хезмәт куялар. Эштә генә түгел, гаилә тормышында да мактаулылар бертуган Вәлиевлар. Эшләре, тормышлары кебек йорт-җирләре дә көлеп тора. Гөлнур белән Фәритнең дус-тату гаиләсендә бер кыз, бер ул үсә.Гөлнур авыл ашханәсендә пешекче булып эшли, диелә район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.