Авыл

Сарман районы Татарстанда ашлык суктыру буенча алдынгылыкка чыкты

Районда 30 меңнән артык гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары җыеп алынган.
07.09 16:43

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанның Сарман районында 157 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш гектарыннан 46,8 центнерны тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов җиткерде.

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 сентябрьдә Татарстанда 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Суктыру буенча Сарман районы алдынгы булды.

Агентлык әңгәмәдәшенең сүзләренә караганда, районда 44,3 мең гектар җирне суктырырга планлаштыралар. Бүген якынча 36 мең гектар мәйданда эш тәмамланган.

"Ашлыкның 40 процентын уҗымлылар алып тора. Быел һава торышы игенчеләргә уңай булды, яңгырлар вакытында яуды. Урып-җыю эшләрен август аенда башладык. Авырлыклар булмады, план буенча эшлибез. Комбайннар җитәрлек. Әлбәттә, алар ватыла, әмма без шунда ук аларны төзекләндерәбез. Хәзер, яңгырлар яуганда, урып-җыю эшләрен туктатып торабыз", – дип сөйләде Альберт Шәрипов.

"Көзен һәм яз көне без 100 кг нан артыграк минераль ашлама керттек. Бездә уҗым, сабан культуралары буенча яхшы күрсәткеч теркәлгән. Уҗым 18 мең гектарда чәчелгән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны ашлыкның 40 – 45 процентын алып торырлык итеп чәчәргә тәкъдим итте", – дип өстәде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.