Хәвеф-хәтәр

Казанда Россия гвардиячеләре урам карагын тоткарлаган

Җинаятьче җәмәгать транспорты тукталышында йоклап киткән ирнең сумкасыннан акча һәм планшет урлаган.
07.09 16:54

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда Россия гвардиячеләре 36 яшьлек Бөгелмә кешесен тоткарлаган. Ул талау белән шөгыльләнүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Полициягә Татарстан урамындагы тукталышта йоклап киткән исерек гражданның планшетын һәм акчасын урлаган хәлгә шаһит булган бер ир шалтырата. Ул каракны тасвирлый һәм хәзерге вакытта аның артыннан күзәтәм, дип хәбәр итә. Чакырылган урынга гвардиячеләр килә. Хезмәткәрләр йокыдан уянган зыян күрүчегә тап була. Бу хәлнең шаһиты белән шалтыратышкач, алар гаепләнүче булган урынга килә һәм аны тоткарлый. Ирдә урланган планшет була. Аны полиция бүлегенә китерәләр, һәм бу очракка "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.