Дин, Казан хәбәрләре

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә элеккеге мәдрәсә бинасы тапшырылды

Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22йортта урнашкан.
07.09 18:07

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә дини билгеләнештәге “Мөзәффәрия мәдрәсәсе.1888 ел” мәдәни мирас объекты тапшырылган. Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22йортта урнашкан. Биредә моңарчы башкаланың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы номерлы мәктәбе эшләгән. Укучыларга һәм укытучыларга кулланышка 2016 елда Казанның Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырды һәм аның торышы белән танышты. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип уйланыла.

Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы (№1106-р, 17.05.2017) нигезендә тапшырылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.

Чаллы театрының яңа премьерасына билетлар ике атна алдан сатылып беткән

"Яратылмый калган ярлар" спектакле Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куела.

Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ияләре билгеле

Татарстан Театр әһелләре берлеге грантының гомуми суммасы – 1 миллион 100 мең сум.