Икътисад

Пенсияне яшәү минимумы күләменә җиткерү өчен 10 миллиард сум бүленәчәк

3,9 миллион россияленең пенсиясен яшәү минимумына кадәр җиткерү нияләнә.
07.09 19:05

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Казнадан 10 миллиард сумга якын акча пенсияне яшәү минимумы күләменә җиткерү һәм социаль түләүләр өчен бүленәчәк, дип яза “Известия”.

Бу хакта Россия премьер-министры Дмитрий Медведевка Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, 3,9 миллион россияленең пенсиясен яшәү минимумына кадәр җиткерү ниятләнә.

«Быел казнадан бу максатлар өчен Россиянең 69 төбәгенә 9,97 миллиард акча бүленәчәк», — диде Дроздов. Шулай ук ул 2017 елда Россиядә пенсия 4,5 процентка артачагын әйтте.

Алдан хәбәр ителгәнчә, эшләмәүче россиялеләргә пенсияне 2018 елның 1 февралендә 3,8 процентка арттырачаклар. Пенсия баллының бәясе 2018 елның 1 февраленнән 78,58 сумнан 81,57 сумга кадәр күтәреләчәк.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.