Спорт

"Спартак" артыннан күзәтмим, үз командам кызыксындыра – Корбан Бердыев

"Рубин" футболчылары "Спартак" белән очрашуга җитди рәвештә әзерләнә, ди остаз.
07.09 18:45
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Спартак” клубы белән очрашуга әзерлек алып барган “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев алда торган уенга карата үз фикерләре белән уртаклашты. Бүген команда каләм әһелләре өчен ачык күнегүләр уздырды.
 
“Спартак” – ил чемпионы. Бу сүз белән барысы да әйтелә. Безнең әзерлеккә килгәндә, җыелма командаларның уены һәр командага да тәэсир итми калмый. Кызганычка каршы, имгәнгән уенчылар да бар. Кайберләре сихәтләнеп бетмәде. Сафта булганнар белән эшлибез”, – диде Корбан Бердыев.
 
Мәскәү командасындагы үзгәрешләр турында сорагач, баш тренер “Спартак” артыннан күзәтмим, үзебезнең командадагы хәлләр ныграк кызыксындыра, дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, көндәш команда үзгәрешләр кичерсә дә, “Спартак" һәрвакыт "Спартак" булып кала, уен манерасы да шул ук.
 
“Әлеге матч үзгә түгел, ә гадәти, – ди Корбан Бердыев. – Цезарь Навас уйнармы дисезме? Әзерлеге йөз процент булмаса да, без аны файдаланабыз. Ә Иран һөҗүмчесе Сердар Азмун җыелмадагы уеннардан имгәнеп кайтты. Матчка кадәр сафка басуы сорау тудыра. Шулай да җитди әзерләнәбез”.
 
“Спартак” – “Рубин” матчы 9 сентябрьдә Мәскәүдә була.
 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр - Рифат Сәлах

Рифат Сәлахның Татарстан китап нәшриятында "Ак фәрештә" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыкты.

“Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде

Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Мәскәүдә “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак

“Форумның максаты - яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү”, - ди проект авторы Римма Гомәрова.

“Татар кызы” бәйгесе киләчәктә зур шоу булачак – Тәбрис Яруллин

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан финалы үтте.