Хәвеф-хәтәр

Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән

Җитештерүдә үлемгә китергән җәрәхәтләнү очракларының иң күбесе 2017 елда төзелеш тармагына карый.
07.09 20:52

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумда Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов хәбәр итте, дип яза “Известия”.

«Авыр нәтиҗәләр белән бәхетсезлек очраклары 18 процентка кимеде. 2017 елның беренче яртыеллыгында 2 меңгә якын фаҗига теркәлгән булса, 2016 елның шул ук вакытында аларның саны 2,44 мең булган, ягъни кимү күзгә күренә», –– дип белдерә Вуколов.

Аның сүзләренчә, Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте оешмаларда планнан тыш тикшерү барышында җитештерүдәге җәрәхәтләнүне кисәтүгә һәрвакыт игътибар бирә.

«Җитештерүдә үлемгә китергән җәрәхәтләнү очракларының иң күбесе 2017 елда төзелеш тармагына карый – 20 процент, эшкәртү өлкәсендә -16 процент, авыл хуҗылыгына һәм файдалы казылмалар табуга 14 һәм 12 процент туры килә», –– дип ачыклык кертте Вуколов.

Алда хәбәр ителгәнчә, Тамбов дары заводының бер цехындагы җитештерү участогы мастеры шартлау куркынычы булган объектларда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен шартлы рәвештә биш елга хөкем ителгән. Нәтиҗәдә, кагыйдәләрне бозу биш кешенең үлеменә китергән.

Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте җитештерүдә иң зур сорау булган һөнәрне атаган. Оешмаларга инженерлар табу иң авыры санала.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.