Авыл

Татарстан сыер савучысы илкүләм бәйгедә бүләк алды

Быел Сания Насыйбуллина республикада сыерны машина белән саву буенча алтынчы тапкыр абсолют чемпион калды.
07.09 20:16

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Мордовиядә сыерны машина ярдәмендә саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр ияләрен билгеләү буенча XXVI Бөтенроссия конкурсы булды. "Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар " номинациясендә Мамадыш районының "Продпрограмма" агросәнәгать комплексы” сыер савучысы Сания Насыйбуллина җиңде, дип җиткерә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел Сания Насыйбуллина республикада сыерны машина белән саву буенча алтынчы тапкыр абсолют чемпион калды.

Ярышта илнең 60 төбәгеннән 66 кеше катнашты. Конкурста катнашучыларның һөнәри осталыгы 4 этапта бәяләнде: теоретик этап, саву аппаратларын сүтеп җыю, санитария әзерлеге һәм сыерларны саву процессы.

Бәйге йомгаклары буенча «Конкурсның абсолют чемпионы» номинациясендә җиңүче булып Мордовия Республикасының «Новотроицкая» агорофирмасы”ннан машина белән сыер саву операторы Людмила Семенкина танылды.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.