Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Беларусь – Татарстан өчен стратегик партнёр

Бүгенгә товар әйләнешенең гомуми күләме – $760,7 млн.
07.09 19:44

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды.Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегендә булды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко белән бергә Рөстәм Миңнеханов Илчелекнең тарихи бинасын – Мәскәү үзәгендәге Маросейка урамындагы йортны карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентына шулай ук Беларусьның Мәскәүдәге дипвәкиллекнең һәм мәдәният үзәгенең яңа биналарын да күрсәттеләр.

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Петришенко массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Беларусь – республика өчен стратегик партнёр. Ул Беларусь партнёрлары белән сәүдә итүнең номенклатурасын киңәйтергә һәм күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте. Бүгенгә товар әйләнешенең гомуми күләме – $760,7 млн.

Үз чиратында Игорь Петришенко Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Петришенко истәлеккә фотога төште. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты шәрәфле кунаклар кенәгәсендә язма калдырды.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.