Авыл

Әгерҗе кырларыннан уңыш җыюда фермерлар да ярдәм итә

Әгерҗе районы башлыгы техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде
08.09 05:00

 (Әгерҗе, 8 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров быел язгы чәчү вакытындагы кебек урып-җыю чорында да фермерларга, техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде, дип яза район газетасы.

Барҗы-Умгада 26 ел фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, заманында колхоз дип янып йөргән Тәлгать Муллаәхмәтов бу көннәрдә туган авылы Барҗы-Умга һәм Кичкетаң кырларыннан Дон-1500 комбайны белән арпа суктыра.

– Үземнең 63 гектарга чәчкән бодай, арпаны өч көндә суктырып, складка урнаштырганнан соң, эш туктап калган кебек тоелды. Җәйрәп яткан иген басуларыннан бер әйләнеп кайту гына да ни тора дидем дә, күңел ашкынуын басар өчен басу-кырларга чыгып киттем. Быел урып-җыюга ике атнага соңарып төшкән “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә дә ярдәм итәсем килде, – ди Тәлгать абый.

Егәрле “Нью Холланд“ комбайны янында минеке “чүп“ кенә дисә дә, Тәлгать абый да, көн саен 3,5 тонна сыешлы сигезәр бункер ашлык суктырып, агрофирмага күпме файда китерә.

– Берничә көн Варкләд-Бодьядан тәҗрибәле комбайнчы Олег Михайлов белән бергә эшләдек. Ул кырларны ярдәмчеләре – кызлары Анастасия һәм Алина белән иңләде. Олегның бик ярдәмчел, кайгыртучан булуына сокландым. Комбайным көйсезләнеп китеп туктап калсам, шундук ярдәмгә килә иде, – ди Тәлгать абый.

Хәзер Олег икенче басуга күчкән. Ә фермер әле һаман туган ягы кырларында уңыш җыюны дәвам итә.

– Иртәдән кичкә кадәр эшләсәм дә, әллә ни ару сизелми. Хәзер, иң мөһиме, бөртеклеләрне тизрәк җыеп алу. Комбайным ватылмаса, сынатырга исәп юк, – ди Тәлгать абый.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.