Авыл

Чүпрәле терлекчеләре кышка әзерләнә

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 14331 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 4511е - савым сыерлар.
08.09 04:00

(Чүпрәле, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы башлыгы катнашында үткән чираттагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре агымдагы елның сигез айлык эш нәтиҗәләрен һәм алда торган кышлату чорына әзерлекнең торышын анализладылар, дип яза район газетасы.

Бу көннәрдә терлекчелек тармагы "урак" өстен хәтерләтә. Чөнки җәйләү чоры ахырына якынлашты, маллар янә фермаларга кайтарыла. Әлбәттә, моның өчен барлык товарлыклы – сөтчелек фермаларында ремонт эшләре тәмамланган, кардаларга печән һәм салам кайтарылган, сөт терлекләрен минераль кушылмалар белән тәэмин итү проблемалары хәл ителгән,профилактика һәм яшь үрчемнең үлеменә юл куймау максатыннан дезинфекция эшләре башкарылган, сыерларны саф һавага чыгару оештырылган һәм терлекчеләр өчен уңай хезмәт шартлары тудырылган булырга тиеш. Кышлатуга күчү вакытында кайбер хуҗалыклар сөт җитештерүне киметүгә юл куялар. Мондый күренеш бигрәк тә терлекчелек белгечләренең эшне тиешле дәрәҗәдә оештырмауларында чагылыш таба.

Агроидарә җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов тармакның тулы куәтенә эшләвен тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләр һәм резервлар файдаланырга кирәклеген әйтте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә район хуҗалыкларында 14331 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 4511- е савым сыерлар. Сигез ай дәвамында 17587 центнер тулаем сөт савылган. Һәр савым сыерның продуктлылыгы 3899 килограммны тәшкил иткән. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 92 килограммга артыграк булган (102%). Сөт маллары асраучы хуҗалыкларның күпчелеге диярлек тулаем продукция җитештерү буенча үткән елгы күрсәткечне узып эшләделәр. Шуңа да карамастан, әлеге тармакка авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм белгечләрнең өстенлекле игътибары таләп ителә. Кайбер хуҗалыкларда сөт продукциясенең дәрәҗәсе биш мең килограммны да узып китә, һәр йөз сыердан алынган бозаулар да уртача район күрсәткеченнән артыграк. Ә менә башка фермаларда бу саннар шактый ким. Район башлыгы Александр Шадриков та бу хакта үзенең катгый таләбен әйтте. Берүк шартларда эшләгән хуҗалыклар арасында нигә шулкадәр аерма? Ягъни чуарлыклар нидән гыйбарәт? Алдагы киңәшмәләрдә һәм семинарларда шуны ачыклау бурычын куйды район башлыгы. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте быелның сигез аенда тулаем 50928 центнер сөт җитештерде. Бүгенге көндә дә биредә тәүлек саен һәр сыердан уртача 25 килограммнан артык сөт савалар. Киңәшмәдә "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасына караган Городище, Татар Бизнәсе һәм Түбән Каракитә филиаллары терлекчеләренең яхшы эшләүләре билгеләп үтелде. Уртача район күрсәткеченнән түбән эшләгән кайбер коллективлар тәнкыйтькә алынды. Артта калучы хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм терлекчелек белгечләренә ярыш башында баручылардан үрнәк алырга һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеге әйтелде. Бигрәк тә көтүне тулыландыру һәм яшь үрчемне исән – имин саклап үстерү турында катгый сүз булды. Сигез айда 4171 баш бозау алынган (+123), мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 705 граммны тәшкил итте (105%).

-Календарьда сентябрь. Димәк, җәйләүдән кайтучы малларны кабул итү өчен барлык ферма биналары әзер булырга һәм ашату рационы балансланган булырга тиеш,- дип кабат искәртте агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов.

Август аендагы эш нәтиҗәләре буенча "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы мал табибы Марат Шәйхаттаров, Шланга филиалы директоры Рәис Шәрәфетдинов, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Уби филиалы директоры Александр Ярухин һәм "Цильна" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Дамир Хәйбуллов акчалата бүләккә лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, район терлекчеләре көн саен кабул итү пунктларына 72,1 тонна сөт сата. Һәр сыердан тәүлеккә уртача 15,9 килограмм продукция җитештереп республикада тугызынчы урында бара, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.