Икътисад

Балтач районының Түбән Сосна авылында автокинотеатр төзеләчәк

Төзелешкә 4 миллион 618 мең 18 сум акча юнәлдереләчәк.
08.09 10:43

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Татьяна Иванова). Балтач районының Түбән Сосна авылында «Сабантуй» ял итү паркында автокинотеатр һәм административ бина төзеләчәк. Бу хакта дәүләт сатып алу сайтында язылган.

Объект төзелешен «КазаньСтройКонсорциум» җәмгыяте 4 миллион 618 мең 18 сумга башкарачак. Төзелешне 2017 елның 30 октябрендә тәмамлау планлаштырыла.

Мәгълүмат өчен. Автокинотеатр -  ачык һавадагы кинотеатр. Ул автомобильдә утырган тамашачыга фильм күрсәтүгә исәпләнгән. Автокинотеатр махсус оештырылган керү һәм чыгу урыннары, зур экран, машиналар кую өчен күләмле мәйданнан тора. Автомагнитолаларда тыңлау өчен, фильм караучыларга тавыш машиналар кую урыннары янында урнаштырылган яки стандарт FM-диапазонлы кече куәтле радиостанция аша акустик система ярдәмендә тапшырыла.

Ачык һавада кино күрсәтү эше сезонлап башкарыла, барлык сеанслар кояш баткач кына башлана.

Беренче автокинотеатр Америкада 1933 елда барлыкка килгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Арчада "Мәүлид әл-Мәрҗани" традициясен яңарттылар

Шиһаб хәзрәт традицияләре, ул башкарган эшләр Арча шәһәрендә хәзер дә дәвам итә.

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтендә Мәрҗани Идел Болгарстанының оешуы, халкы турында бәян итә.

Иртәгә Татарстанда -10 градус булачак

Урыны белән томан төшүе көтелә.

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

"Татар-информ" легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.