Хәвеф-хәтәр

Казанда кер юу машинасыннан чыккан янгында бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз зыян күргән

Гадәттән тыш хәл 2 нче Азино урамындагы 1 йортның дүртенче катында килеп чыккан.
08.09 10:21

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда ун катлы йорт фатирында чыккан янгында бер яшьлек бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Росиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Алдагы көнне көндез 112 бердәм "Ашыгыч хезмәт" номерына 2 нче Азино урамындагы 1 йортның дүртенче катында төтен чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.



Гадәттән тыш хәл урынына 6 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге китә. Алар килгәндә, йортның тышында янгын билгеләре күренми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә йортта яшәүчеләр дүртенче катта янгын чыгуы һәм аны мөстәкыйль рәвешә сүндерүләре хакында сөйли.

Янгын сүндерүчеләр тикшерү барышында ачыклаганча, дүртенче каттагы бер фатирда кер юуу машинасында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм ул яна башлаган. Янгынны күршеләр сүндергән.

Нәтиҗәдә, янгын чыкканда фатирда булган бер яшьлек кыз бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз газ исеннән җиңелчә агуланган.

Янгынның башлангыч сәбәбе – көнкүреш электр җиһазы куллануда техник кагыйдәләр бозылу.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный

"VI мөселман яшьләре форумының максаты - яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлату", - диде хәзрәт .