Икътисад

Россиялеләр банкларга азрак ышана башлаган

Шулай ук иминият компанияләренә дә ышаныч дәрәҗәсе 35 процентка кадәр кимегән.
08.09 13:09

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләр бер ел эчендә банкларга, иминият компанияләренә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына (НПФ) азрак ышана башлаган, дип яза РИА Новости, Милли финанс тикшеренүләр агентлыгы (НАФИ) мәгълүматына сылтама ясап.

"Финансистлар көнендә без мониторинг тикшеренүләренең нәтиҗәсен бастырып чыгарабыз. Алар халыкның финанс институтларына ышанычын күрсәтә. Узган елның июль аеннан россиялеләрнең банкларга, иминият компанияләренә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына (НПФ) булган ышанычы сизелерлек кимегән. Ә инвестиция компанияләренә һәм микрофинанс оешмаларга ышаныч дәрәҗәсе элеккечә калган", — диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, россиялеләрнең 60 проценты банкларга ышана (14 проценты — тулысынча һәм 46 проценты - өлешчә). Бу күрсәткеч узган елдагыдан 7 процентка кимрәк. Билгеләп үтелгәнчә, бу кимү җавап бирергә авырсынган кешеләр хисабына күзәтелә. 2016 елның июлендә бу җавапны 52 процент кеше сайлаган. Шулай ук иминият компанияләренә дә ышаныч дәрәҗәсе 35 процентка кадәр кимегән. 2016 елның июлендә бу күрсәткеч 40 процент булган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.