Сәясәт

Хөкүмәт Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган

Әлеге канун проекты "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дип саный.
08.09 13:53

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте революция юлбашчысы Владимир Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлегрәк ЛДПР фиркасе депутатлары Иван Сухарев, Владимир Сысоев, Александр Курдюмов Дәүләт Думасына Ленинның гәүдәсен күмү турындагы канун проектын керткән иде. Документны “Бердәм Россия”дән Евгений Марченко, Александр Брыксин һәм Виталий Бахметьев имзалаган.

Сысоев белдерүенчә, проект аннан соң Ленинны гына түгел, башка тарихи затларны да күмү өчен "хокукый җирлек булдырырга" тиеш. Әлеге канун "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дигән фикер белдергән.

"Россия Хөкүмәте тарафыннан канун проекты хупланмый", — диелә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия хөкүмәте аппараты рәисе Сергей Приходько имзалаган хатта.

Хатта белдергәнчә, әлеге тәкъдим казнадан өстәмә чыгымнар таләп итә, әмма канун проектында әлеге чыгымнарны финанслау чыганагы күрсәтелмәгән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.