Рәсми Татарстан

Шәһәр көнендә Түбән Камада яңа төр җитештерү ачылды

"Түбән Кама Нефтехим" предприятиесе формальдегид җитештерү буенча җайланма эшләтеп җибәрде.
08.09 14:47

(Түбән Кама, 8 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген, шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада тагын бер предприятие барлыкка килде. "Түбән Кама Нефтехим" югары концентрацияле формальдегид җитештерү буенча җайланма эшләтеп җибәрде.

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Түбән Кама Нефтехим" директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм "Түбән Кама Нефтехим" генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты. Нәкъ менә аларга символик төймәгә басу эше йөкләнде.

Елына 100 мең тонна җитештерә алучы яңа җайланма изопрен каучук җитештерү программасы кысаларында тормышка ашырылачак өч проектның беренчесе булып тора. Агымдагы ел ахырына кадәр тагын ике җайланма төзелеше тәмам булачак. 2020 елда, проектта каралган егәрлек буенча, алар барысы бергә елга 330 мең тонна җитештерәчәк.

"Предприятиенең һәр юбилеен без яңа җитештерү эшләтеп җибәрү белән билгеләп үтәбез. Бу көн дә искәрмә түгел", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Азат Бикмурзин.

"Яңа җайланма республикабызга синтетик каучук җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Яңа җайланма үз эченә заманча дөньякүләм технологияләрне, ягъни югары энергия нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыкны, алган. "Әгәр элек формальдегид концентрациясе 40 – 42 процентны тәшкил иткән булса, хәзер швед технологиясе буенча бу күрсәткеч - 55 процент. Моннан чыгып, алдагы процесслар өчен чыгымнар да, экологиягә зыян да кими. Барлыгы әлеге этапны гамәлгә ашыруга якынча 4,5 миллиард сум тотылган", – диде изопрен-мономер заводы директоры Рөстәм Гусамов.

Шулай ук предприятие территориясендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Пластмасс заводының машинисты Александр Игонин Россия Хөкүмәтенең рәхмәт хатына лаек булды. Синтетик каучук җитештерү заводының токаре Николай Моисеев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Дивинил һәм углеводород чималы заводында цех башлыгы булган Евгений Беляев бүгенге көннән республиканың атказанган химигы исемен йөртәчәк. Илнең Энергетика министрлыгының рәхмәт хатлары завод хезмәткәрләре Илдар Шиһапов һәм Юрий Борисовка тапшырылды. Шушы ук министрлыкның мактау грамотасын электр монтер Александр Новиков алды.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган нәфис фильм тәкъдим ителде

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

19 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде, Кырым татарларының тулы тарихы языла, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылдылар.

Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим ителәчәк

20-22 февральдә “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә “Эш урыннары ярминкәсе” уздырыла.

2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды

Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.

Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясе Югары Советы Бюросы утырышында катнашты

Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләүдә Татарстан проекты — “Халык контроле” билгеләп үтелде.