Икътисад

Төркия кояштан электр энергиясе алуны арттырган

Ел башыннан Төркиядә кояштан электр энергиясе алу куәте 566 МВт булган.
08.09 19:37

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). 2017 елның беренче яртысында Төркия ВИЭдан (Кояш энергиясе) электр энергиясе җитештерүне 1505 Мегаваттка кадәр арттырган, һәм әлеге күрсәткеч буенча Европада өченче урынга чыккан. Бу хакта Кояш энергиясе буенча халыкара төрек җәмгыяте (GÜNDER) вәкиллеге хәбәр итә. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. 

Ел башыннан Төркиядә кояш электроэнергиясен җитештерү куәте 566 Мегаватт булган.

Шулай итеп, Төркия әлеге өлкәдә Европа базарында Германия һәм Бөекбританиядән кала өченче урынны тота, диелгән хәбәрдә.

GÜNDER башлыгы Кутай Калели хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда Төркия кояш энергиясеннән электр энергиясе җитештерү буенча үсеш кичерә. Әлеге күренеш елның икенче яртысында да саклана, дип саный Калели.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.