Хәвеф-хәтәр

Алабуга районында автомобиль күпердән очып төшеп, ут капкан, йөртүчесе һәлак булган: фото

Фаҗига бүген иртән “Форд Соллерс” заводы янында булган.
08.09 19:22

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Алабуга районында автомобиль күпердән очып төшеп, ут капкан, 55 яшьлек йөртүчесе үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Алабуга районында “Форд Соллерс” заводы янында күпердән “Лада Калина” машинасы очып төшүе һәм янып китүе турында хәбәр алынган.
Урынга 70нче янгын сүндерү-коткару часте һәм 5нче зона коткаручылары, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада”ның 55 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.