Авыл

Ирек Динмөхәммәтов – Тукай районы «Гигант» хуҗалыгында иң күп ашлык суктыручы

Ул урак башыннан 1556 тонна ашлык суктырган.
09.09 04:00

(Тукай районы, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). «Гигант» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Динмөхәммәтовны район җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин бүләкләде, дип яза җирле басма.

Ирек «Гигант» хуҗалыгына гаиләсе белән өч ел элек килгән. Хатыны сыер савучы, үзе механизатор булып урнашкан. Быел уракта икенче елы. Узган җәй иске генә «ДОН-1500» комбайнында эшләгән, быел егетне «Акрос 585» комбайнына утыртканнар. Риф Имамовның әйтүенчә, ул бүген дә биш комбайнчы арасында беренче урында бара. Урак башыннан 1556 тонна ашлык суктырган.

«Гигант» хуҗалыгында барысы 5023 тонна икмәк суктырып алынган. Урып-җыю эшләренең 85 проценты башкарылган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 55,6 центнер уңыш чыга. Яңгырлар аркасында ике көн тукталып торганнан соң гигантлылар урып-җыюны кичә кабат яңартты. Комбайнчылар хәзер язгы бодай басуында.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.