Спорт

Татарстан атучысы дөнья чемпионатында “көмеш” яулады

Альбина Шакирова Мәскәү өлкәсендә стендка ату буенча үткән дөнья чемпионатында ике тапкыр призер булды.
09.09 11:29

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Стендка ату буенча Татарстан җыелма командасы вәкиле Альбина Шакирова дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта "Р-Спорт" хәбәр итә.

Финалда Татарстан спортчысы америкалы көндәше Дане Джо Виццига ике очко белән оттырды (исәп 52:54).

Бронза медале Кипр вәкиле Андри Элефтериу исемле спортчыга эләкте, ул 43 очко җыйды.

Элегрәк Шакирова Надежда Коновалова һәм Анастасия Крахмалева белән бергә дөнья чемпионатының команда турнирында бронзага ия булды.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Арчада "Мәүлид әл-Мәрҗани" традициясен яңарттылар

Шиһаб хәзрәт традицияләре, ул башкарган эшләр Арча шәһәрендә хәзер дә дәвам итә.

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтендә Мәрҗани Идел Болгарстанының оешуы, халкы турында бәян итә.

Иртәгә Татарстанда -10 градус булачак

Урыны белән томан төшүе көтелә.

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

"Татар-информ" легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.