Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яңа Балалар иҗат үзәген ачты

Үзәктә алынган һөнәрләр ярдәмендә балалар районыбызны WorldSkills ярышларында лаеклы итеп күрсәтә алачак, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
09.09 11:04

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә, 8 сентябрьдә, Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Балалар иҗат үзәген ачты. Чара республика башлыгының районга эш сәфәре барышында оештырылды, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов балаларның сәләтен ачуда өстәмә белем бирү мөһимлеген билгеләп үтте. "Без аларга белем генә түгел, ә һөнәр бирәбез. Соңгы елларда мондый объектлар бөтен республика буенча ачыла. Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркы эшли башлады. Хәзер мондый мөһим үзәк сездә дә барлыкка килде", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

"Бүген безнең районда зур бәйрәм - заманча балалар иҗат үзәгенең ачылышы. Монда без балаларны кирәкле һөнәрләргә өйрәтәчәкбез, шулар ярдәмендә алар районыбызны WorldSkills ярышларында лаеклы итеп күрсәтә алачак, - диде үз чиратында район башлыгы Сергей Димитриев. - Кукмара районы барлык республика программаларында катнаша. Якын арада без быелга билгеләнгән барлык проектларны да диярлек төгәллибез".

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа үзәк белән танышты: уку кабинетларында һәм остаханәләрдә булды, укучылар белән сөйләште. Түгәрәкләрдә 5 -17 яшьтәге балалар шөгыльләнә. Биредә балаларга робототехника, компьютер графикасы, судо-, авиа - һәм автомодельләштерү, агач һәм металл эшкәртү, спорт туризмы, музей эше, хәрби-патриотик юнәлеш, сынлы сәнгать, хореография, театр иҗаты, балчыктан эшләнмәләр ясау, вокал һәм бизәк төшерү буенча белем бирәчәкләр.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.