Икътисад

Төркия үзләрендә җитештерелгән йомыркада агулы матдә булу турындагы хәбәрне кире кага

Әлеге ил тавык йомыркасын күпләп җитештерүчеләр исемлегендә тугызынчы урында тора.
09.09 11:48

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Төркиядән кертелә торган тавык йомыркасында агулы химик матдәдән саналган фипронил булу турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта "Анадолу" агентлыгына Төркиянең Тавык йомыркасы җитештерүчеләр үзәк берлеге (YUM-BIR) башлыгы Хөсәйин Сунгур белдергән.

"Бу - Төркия адресына яла ягу, ул экспортка йогынты ясамаячак. Минемчә, болар барысы алдан уйлап эшләнелә. Европа берлеге илләре үз базарын саклап калу өчен тарата мондый ялганны”, - диде Сунгур.

Ул билгеләп үткәнчә, Төркия тавык йомыркасын чит илләргә чыгару буенча әйдәп бара торган илләрдән санала, һәм 2017 елның сигез аенда  экспорт, узган елга караганда, 48 процентка арткан. Сунгур сүзләренә караганда, Төркия әледән-әле тавык йомыркаларына лаборатор тикшерүләр уздыра. Бүгенгә кадәр аларда фипронил кебек агулы матдә табылмаган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.