Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе"нә лаек булды

Истәлек билгесе “махсус шәхси казанышлар һәм Коры җир гаскәрләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” тапшырылган.
09.09 12:04

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе"н тапшырдылар.

Республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты бүләкне Казан югары команда (танк) училищесы башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков кулыннан кабул иткән. Тантана республика Хөкүмәт Йортында узган.

Истәлек билгесе “махсус шәхси казанышлар һәм Коры җир гаскәрләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” тапшырылган.

Коры җир гаскәре башлыгының истәлек билгесе 2013 елда булдырылган. Ул хәрбиләргә, коры җир гаскәрендә хезмәт итүчеләргә, шулай ук Коры җир гаскәре үсешенә һәм хәрби хезмәттәлешлек өлкәсендә дәүләтара мөнәсбәтләргә зур өлеш керткән башка Россия Федерациясе гражданнарына һәм чит ил кешеләренә бирелә.

Мәгълүмат өчен. "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе" белән бүген Танкистлар көне алдыннан Казан югары хәрби команда (танк) училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант кабул итү тантанасында республика Премьер-министры Алексей Песошин да бүләкләнде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.