Авыл

Россия фермерларына базарда үз товарларын сату җиңелләшә

Яңа канун проекты нигезендә базарда үз товарын сатучылардан күкрәк карточкасы таләп итү гамәлдән чыгарыла.
09.09 13:46

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Федераль Хөкүмәт Россия фермерларының үз товарларын базарда сатуны җиңеләйтә торган канун проектын хуплаган, дип яза «ТАСС».

«Россия Федерациясе Хөкүмәте артык җитди булмаган төсмердәге кимчелекләрне төзәтеп бетерү шарты белән канун проектын хуплый», — диелә Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында.

Искәртеп узыйк, хәзерге вакытта физик затлар, шул исәптән базарда товарларын сатучы фермерлар да, үзләре белән күкрәк карточкасы йөртергә тиеш. Анда шәхси мәгълүматлардан тыш, оешма, базар идарәчесе һәм сату өчен урын биргән кеше белән килешү турындагы мәгълүмат булу шарт.

Яңа канун проекты нигезендә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы һәм аның әгъзаларына, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалык тотучы һәм базарда товарын сатучы затларга әлеге карточка кирәклеге гамәлдән чыгарыла.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.