Икътисад

Turkish Airlines дөньяның иң эре авиакомпанияләр бишлегенә керергә тели

Әлеге зур максат кысаларында THY утыртып йөртелгән пассажирлар саны буенча 2023 елга Европаның әйдәп баручы авиакомпаниясе булырга мөмкин.
09.09 16:09

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Turkish Airlines (THY) 2023 елда дөньяның иң эре авиакомпанияләр бишлегенә керүне максат итеп куйган, дип белдергән «Анадолу» агентлыгына Үзәк Европада THY оешмасының сату буенча директор урынбасары Фатих Джигал, Швейцария базарында авиакомпания эшчәнлегенә 50 ел тулуны бәйрәм иткәндә.

«Әлеге зур максат кысаларында 2023 елга без утыртып йөртелгән пассажирлар саны буенча Европаның әйдәп баручы авиакомпаниясе була алабыз. 2017 ел йомгаклары буенча, THY халыкара авиакомпанияләрдәге урыннар саны һәм тулы хезмәт пакеты тәкъдим иткән компанияләр арасында Европада алдынгы булыр, дип фаразлана. Easyjet һәм Ryanair бюджетлы авиакомпанияләрне исәпкә алганда, без әлеге күрсәткеч буенча өченче урынны алып торабыз», - ди Джигал.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.