Авыл

Әтнә районында салам пресслаучыларны да премияләр белән бүләклиләр

Аларга 200 тонна рулонлагач 2000 сумлык сертификат бирәләр.
10.09 04:00

(Әтнә, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы “Ленин” хуҗалыгында комбайнчыларны гына түгел, салам пресслаучыларны да премияләр белән бүләклиләр, дип яза район газетасы.

Игенчеләргә сертификатлар планны үтәүгә бәйле рәвештә бирелә. Әйтик, 500 тонна ашлык суктыручы – 3000 сум, 1000 тонна өчен – 5000 сум, 1500 тоннага – 7000 сум һәм тагын 300 тонна суктыручыга 10 мең сумлык сертификат бирү каралган. Моннан тыш, салам пресслаучыларга 200 тонна рулонлагач  2000 сумлык сертификат бирәләр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.