Мәдәният

Фильмга сюжетны интернеттан таптым – Иран режиссеры Дариуш Наҗафи Голь

Казанда халыкара мөселман кинофестивале дәвам итә.
10.09 09:55

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан иран режиссеры Дариуш Наҗафи Голь үзенең диплом фильмы өчен сюжетны интернеттан тапкан.

Режиссер “Родина” кинотеатрында үзенең 19 минутлык “Тавыш” дип аталган кыска метражлы нәфис фильмын тамашачыга тәкъдим иткәч, әлеге фильмның тарихы белән дә таныштырып үтте. “Мин интернеттан иренең гырылдавыннан интеккән бер хатын турында нибары бер җөмлә укыдым һәм аны берәр әсәрдән алынгандыр дип уйлап, чыганагын табарга тырыштым. Әмма ул табылмады. Соңрак сценарий яздым һәм шушы фильм барлыкка килде”, - диде ул.

“Тавыш” – Азәрбәйҗан һәм Иранның фильмы.

Сюжет буенча, карчык гомере буе гырылдаган ирен тыңлап йоклый алмый интегә. Иренең гырлавын хәтта магнитофонга да яздыра. Ә көннәрдән бер көнне ире уянмый. Хәзер инде тол калган хатын тынлыкта яши алмый. Ул иренең магнитофонга яздырылган гырылдаган тавышына йоклап китә...

Быел “Тавыш” Азәрбәйҗанның гаилә фильмнары фестивалендә иң яхшы фильм булып танылган, Иран кинофестивалендә күрсәтелгән. Казаннан соң режиссер Батумига юл ала. 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ш.Мәрҗани - дөньякүләм абруй казанган шәхес

Татар дин галименең хезмәтләре бүген дә Әл-Әзһәр университетында өйрәнелә, - ди ислам дине лидеры.

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.