Мәдәният

Ваһапов фестивале йолдызлары - Мәскәүдә

22 октябрьдә җыр-моң сөючеләр Ваһапов фестиваленең соңгы еллардагы лауреатлары чыгышын янәдән карап ләззәтләнә ала.
10.09 09:23

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Озакламый, 22 октябрьдә җыр-моң сөючеләр Ваһапов фестиваленең соңгы еллардагы лауреатлары чыгышын янәдән карап ләззәтләнә ала. Алар арасында фестивальнең 2017 ел Гран-при иясе Ранис Габбазов, шулай ук Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сиринә Зәйнетдинова, академик тенорлы Ярамир Низаметдинов һәм иң яшь лауреат, "Голос" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова бар.

Чараның махсус кунаклары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев.

Шаян эстрада композицияләре, заманча яңгырашта ретро җырлар, классик әсәрләр, татар халык җырлары, гадәти булмаган дуэтлар – болар барысы да тамашачы күңеленә хуш киләчәк, дип ышандыра оештыручылар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.