Мәдәният

Башкортстанның яшь шагыйрьләре Актаныш фестивалендә катнашты

Татарстанның Актаныш районында беренче тапкыр ике республиканың яшь шагыйрьләре катнашында фестиваль узды.
10.09 09:49

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Актаныш районында беренче тапкыр ике республиканың яшь шагыйрьләре фестивале булып узды, дип хәбәр итә "Башинформ”.

Башкортстан делегациясен республиканың Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәшит Зайнуллин җитәкли. Татарстан җирендә кунакларны Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов каршы ала.

Башкорт, татар, рус һәм казах телләрендә шигырьләр Россиянең һәм Башкортостанның Язучылар берлеге әгъзалары Гөлнара Хәлфетдинова, Руслан Сөләйманов, Кристина Андрианова-Книга, Олеся Ахмадрахимова, шулай ук М. Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт университеты студентлары Артур Габдуллин, Ильяс Сагынбеков, Айбулат Сисанбаев һәм Ислам Төхвәтуллин тарафыннан ирештерелә. Әдәби- музыкаль чыгышны шагыйрәләр Таңчулпан Рәсул һәм курайчы Айдар Байтимеров тәкъдим итте.

Фестиваль кунаклары Актаныш районының Әнәк авылында урнашкан Татарстанның беренче президенты әтисе - Шәрип Шәймиев музей-йортында, Актаныш районы туган якны өйрәнү музеенда булды. Очрашу районның мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә белән төгәлләнә.

Ике республиканың яшь шагыйрьләре очрашуы - Татарстан һәм Башкортостан Язучылар берлегенең уртак идеясе. Максаты - Россия төбәгендәге ике республика яшь талантларын таныштырып, мәдәни элемтәләрне ныгыту. Киләсе елга ул башкорт җирендә узар дип көтелә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.