Мәдәният

Чаллы шәһәрендә китапханә стеллажлары фонында иң яхшы селфига Libselfie бәйгесе үтә

Сайланган китап буенча фото героен бәяләп була, дип җиткерә оештыручылар.
10.09 10:32

(Чаллы, 10 сентябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәрендә китапханә стеллажлары фонында иң яхшы селфига Libselfie бәйгесе үтә.

Шәһәрнең Үзәк китапханәсе яшьләрне китапханәгә тарту максатыннан шундый бәйге игълан иткән. Libselfie бәйгесе китапханә бинасы яисә китап киштәләре янында китапханәчеләр белән берлектә фотопортрет эшләүне тәкъдим итә.

19 сентябрьгә Үзәк китапханә төркемендә иң күп лайклар җыйган фото авторын җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк көтә, дип җиткерә оештыручылар. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.