Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә 30 яшьлек салмыш машина йөртүче зыян күргән

Урсалага баручы әйләнгеч юлда автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән.
10.09 11:24

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, бер кеше зыян күргән, дип “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр кичә кич 112 хезмәтенә килеп ирешә. Урсалага баручы әйләнгеч юлда 30 яшьлек салмыш йөртүче идарә иткән "Хендэй” автомобиле 33 яшьлек кеше идарә иткән "Хино” йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүчесе җимерелгән машинасында кысылып калган. 7нче зона коткару отряды хезмәткәрләре махсус гидравлик җиһаз ярдәмендә аны чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.