Хәвеф-хәтәр

Спас районында юл-транспорт һәлакәтендә 21 яшьлек машина йөртүче җәрәхәтләр алган

Бүген төнлә Болгар – Полянки трассасының 5нче километрында автомобиль юл читенә төшеп киткән.
10.09 12:23

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Спас районында "Тойота” автомобиле юл кырыена очып төшкән, 21 яшьлек машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бүген төнлә 112 экстрен хезмәте аша алынган. Анда Болгар – Полянки трассасының 5нче километрында Ульяновск өлкәсе номерлары белән "Тойота” автомобиле юл кырыена очып төшкәнлеге хәбәр ителгән.

Фаҗига урынына 132нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. 

Нәтиҗәдә, 21 яшьлек машина йөртүче җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр - Рифат Сәлах

Рифат Сәлахның Татарстан китап нәшриятында "Ак фәрештә" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыкты.

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Мәскәүдә “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак

“Форумның максаты - яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү”, - ди проект авторы Римма Гомәрова.

“Татар-информ” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 31нче утырышын онлайн-трансляцияли

Трансляцияне http://www.tatar-inform.ru/internet-tv/1785/ интернет-сылтамасы аша карап булачак.

“Татар кызы” бәйгесе киләчәктә зур шоу булачак – Тәбрис Яруллин

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан финалы үтте.