Спорт

Яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә дзюдо буенча җиңүчеләр билгеле

Ярышлар 9 – 10 сентябрьдә Казанда үтте.
10.09 13:04

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Алабугадан Татьяна Новоселова һәм Рената Сәгыйрова 2001 – 2003 елда туганннар арасында Татарстан беренчелегенә дзюдо буенча җиңүчеләр булды, дип җиткерә оештыручылар.

Ярышлар 9 – 10 сентябрьдә Казанда үтте.

Кызлар - Алабуга 2нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең дзюдо бүлегендә тәрбияләнүчеләр. Тренерлары - Ильяс Галимуллин, Александр Обоймов һәм Иван Шарыгин.

Шулай ук Булат Хаҗиев, Кирилл Иваницкий, Мария Балобанова, Елизавета Бобрицкая һәм Әдилә Галимуллина да өченче урын алып, мәктәпләренә уңыш китергән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.