Хәвеф-хәтәр

Казанда коткаручылар 12 һәм 13 яшьлек югалган кызларны эзли

Кызлар Дубрава экологик паркы янындагы урманга гөмбә җыярга киткән һәм шуннан кайтмаган.
10.09 13:27

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 12 һәм 13 яшьлек ике кыз Дубрава экологик паркы янындагы урман полосасына гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хакта хәбәр бердәм 112 хезмәтенә кичә кич алынган. Хәбәр итүче хатын-кыз белдерүенчә, кызлар белән элемтә югалган, аларның мобиль телефоннары сүндерелгән.

Урынга Казан коткаручылары киткән. Эзләү барышында кызлар өйләренә үзләре кайтып кергән, телефоннары сүнү сәбәпле, сөйләшә алмаганнар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте

“Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.