Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында машина әйләнеп, ике кеше зыян күргән: фото

Кукмара – Мамадыш трассасында АЗС янында “Лада-2114” машинасы юл кырыена төшеп китү сәбәпле әйләнеп капланган.
10.09 14:06

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Кукмара районында 14нче "Лада” автомобиле юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә алынган. Кукмара – Мамадыш трассасында АЗС янында “Лада-2114” машинасы юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп каплануы хәбәр ителгән.

Һәлакәт урынына 117нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. Шулай ук, янгын чыкмасын дип, машинаның аккумуляторы сүндерелгән.

Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте

“Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.