Спорт

Әлмәттә “Нефтяник” “Саров” белән яңа хоккей сезонын башлап җибәрде

Командалар арасында очрашу хуҗалар файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде.
10.09 14:32

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Әлмәттә “Нефтяник” -“Саров” уены белән Югары хоккей лигасының 8нче чемпионаты старт алды. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хазмәте хәбәр итә.

Яңа хоккей сезоны ачылышы белән җанатарларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.

Әлмәт һәм Саров командалары уены хуҗалар файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде. “Нефтяник” командасы уенчысы Андрей Демидов, көндәшләр капкасына алканы бик төгәл ыргытып, үз командасына чемпионатка беренче җиңүне китерде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.