Мәдәният

Веб-сериал, интерактив кино, Казан ханлыгы чоры комедиясен кино форумында тәкъдим иттеләр

“Мир” кинотеатрында Татарстандагы проектлар презентациясе узды.
10.09 17:20

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). Бүген Казанда “Мир” кинотеатрында “Кино вакыты” (“Время кино”) IV форумында Татарстанның яшь кинематографистлары үз проектларын тәкъдим итте.

В кинотеатре Мир состоялся День казанских презентаций

Форум җитәкчесе Альбина Нәфыйгова бәйсез кинематографист Валерия Духанинаны “Татарстанның хатын-кыз режиссурасы” итеп тәкъдим итте. Валерия әлеге эшнең үзенең беренче проекты булуын җиткерде. Проект пост-продакшн стадиясендә, нигездә анда авторның шәхси драматик тарихы салынган.

В кинотеатре Мир состоялся День казанских презентаций

Тулыметражлы “Яу” (“Караван сарай”) уен комедиясе проектын сценарист һәм продюсер Альберт Шакиров һәм режиссер Айдар Габдрахманов тәкъдим итте. Яшь кинематографистлар фильмның шәхси акчага төшерелүен һәм аның 6 миллионга басуын җиткерделәр.

В кинотеатре Мир состоялся День казанских презентаций

Фильмда 16нчы гасыр тарихы сурәтләнә һәм анда төп рольләрне “Мунча ташы” театр-студиясе артистлары башкара һәм анда бүгенге җәмгыятьнең кимчелекле якларын күрсәтергә тырышканнар.

Авторларга фильмны 1 сәгать 25 минут ясарга киңәш иттеләр, әлегә ул 1 сәгать 10 минутлык.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.