Мәдәният

Владимир Вдовиченков: Кечкенә кешеләр хакында фильмнар аз төшерелә

Мәскәүнең танылган актеры 20 ел элек татар киносында төшәргә вәгъдә биргән була.
10.09 17:55

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда XIII халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Бүген “Родина” кинотеатрында режиссер Илдар Ягъфәровның күптән көтелгән тулы метражлы “Байгал” картинасыннан өзекләр тәкъдим ителде. Фильм зур аншлаг белән узды. Режиссер, төшерү төркеме кино залына халык арасыннан зур авырлык белән узды.

“Байгал” фильмы әлегә тулысынча әзер түгел. Шулай да кино авторлары картинаны халыкка татар фильмы премьерасы турында белдерә торырга ниятләгән. Тәкъдим итү кичәсендә, әсәрнең баш геройлары Мәскәүнең танылган актеры Владимир Вдовиченков һәм “ТатарКино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Ренат Галимов, режиссер Илдар Ягъфәров, сценарист Мансур Гыйләҗев һ.б. катнашты. Киноны карарга танылган рус актеры Виктор Мережко да килгән иде. 

Режиссер әйтүенчә, байгал - төрки мифларда телгә алынган балык. Бу образны эзләгәндә, киноның сценаристы Мансур Гыйләҗев татар мифларына таянган. Байгал балыгы картинада бәхет китерүче символ, ләкин аны кино геройлары күрми, ә тамашачы күрә. Фильмның эчтәлегенә килгәндә, аерылышкан ир белән хатын мөнәсәбәтләре, уртак балаларының тормышына куркыч янагач, гаиләнең сынауларны узуы тасвирлана. 
 
Бу Ренат Галимовның кинодагы беренче роле. Заманында ул Казан мәдәният институтында укыткан. Детектив һәм драма элементлары белән баетылган “Байгал” Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында, Кама тамагында һәм Казанда төшерелгән.  
 
Владимир Вдовиченков егерме ел элек, Илдар Ягъфәровка киносында төшәргә ышандырган. Алар Мәскәүнең Бөтен Россия Кино Институтында( ВГИК)  бергә укыган.  Студент Владимир: “Илдар, тулы метражлы кино төшерсәң, мин дә анда роль башкарачакмын" , - дип ышандырган була. Мәскәүнең танылган актеры татар фильмында төшәргә 20 ел элек үк сүз биргән. Егет вәгъдәсендә торды.
 
Владимир Вдовиченков тамашачы белән аралашканда, әлеге фильмны югары бәяләде. “Кечкенә кешенең зур проблемаларын күтәрә. Ә мондый әсәрләр соңгы елларда эшләнми башлаган иде”, - диде Мәскәү актеры.
 
Миләүшә Айтуганова картинаның продюсеры “Байгал”ны Россия шәһәрләренә прокатка чыгарырга исәп тотуларын да хәбәр итте.
 
“Мәдәниятләр диалогы аша, мәдәниятле диалогка”  шигаре белән узучы Казан ХIII халыкара фестиваленең иртәгә 11 сентябрьдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында  тантаналы ябылышы көтелә. Фестиваль конкурсында төрле илләрдән катнашкан җиңүче картиналарның исемлеге шунда игълан ителәчәк.
 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.