Мәдәният

Бүген Казанның Аксенов скверында “Супертатар” халыкара төркеме чыгыш ясый

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Кино һәм музыка» дип аталган open air-концерт бара.
10.09 20:09

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Казанның “Мир” кинотеатры артында урнашкан Аксенов скверында “Кино һәм музыка» дип аталган open air-концерт бара. Ул Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында оештырылган.

«Кино и музыка» — оригиналь проект, ул быелгы фестивальнең яңалыгы, — ди фестиваль директоры Миләүшә Айтуганова. — Без кино белән кызыксына, саундтреклар чыгара торган музыкантларны һәм музыкаль төркемнәр иҗаты белән кызыксына, сәнгать турында кино төшерә торган кинематографистларны бер мәйданга җыйдык. Башта экранда төркем турында фильм яисә саундтрек күрсәтелә, ә аннары коллектив үзе сәхнәдә чыгыш ясый”.

Музыкаль-кинематографик марафон дүрт сәгатькә исәпләнгән.

Концертта «НеЗаМи» коллективы, композитор Радик Сәлимов һәм аның төркеме, 11 яшьлек ди-джей Gruffalo, сәнгати сызгыру остасы Вильямс Әхмәдуллин, «Action» бию төркеме чыгыш ясый.

Программа «Super Tatar» халыкара проекты чыгышы белән төгәлләнә. Халыкара төркемнең чыгышы алдыннан әлеге проект турында татар режиссеры Илшат Рәхимбайның документаль фильмы күрсәтелә.

Мәгълүмат өчен. «Super Tatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның составында саксофонист Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, басист Илнар Фатыйхов һәм барабанчы Тимур Сапаров.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ш.Мәрҗани - дөньякүләм абруй казанган шәхес

Татар дин галименең хезмәтләре бүген дә Әл-Әзһәр университетында өйрәнелә, - ди ислам дине лидеры.

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.