Фән һәм мәгариф

Чистайның яшь инспекторлары «Дзержинец» лагеренда ял иттеләр

Әлеге лагерь 1937 елдан эшли һәм эчке эшләр хезмәткәрләре балалары ялы өчен оештырылган.
11.09 08:00

(Чистай, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гөлнур Садыйкова). Быел Чистайның  «Дзержинец» балалар сәламәтләндерү лагеренда юл хәрәкәтенең яшь инспекторларына беренче профильле смена оештырылган иде, дип яза җирле басма.

Сүз уңаенда, әлеге лагерь 1937 елдан эшли һәм эчке эшләр хезмәткәрләре балалары ялы өчен оештырылган. Ә әлеге елның август аенда 18 көнгә ул юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хәрәкәте активистлары мәнфәгатьләренә тапшырылды. Ике йөзләгән кызлар һәм малайлар арасында безнең якташларыбыз – Луч мәктәбе укучылары Ксения Юлова, Надежда Овчинникова, Кирилл Макушин, Адель Хәйретдинов та булдылар. Алар «Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр, финалда да лаеклы чыгыш ясадылар.

– Вакыт безнең өчен сизелмичә үтеп китте, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Ксения Юлова (рәсемдә сулдан беренче). – Менә дигән әйдаманнар, төрле конкурслар, очрашулар. Казаннан, Яшел Үзәннән, Теләчедән дуслар барлыкка килде. Безгә хәтта этләр белән кинологлар да килде, бу бик кызык булды... Һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуга, велосипедларны фигуралы йөртүгә багышланган дәресләргә дә аз вакыт бирелмәде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан да тапшырдык.

- Җиңел булмагандыр, мөгаен?

– Безнең өчен юк, без бит күп нәрсәне беләбез. Шуның өстенә ярышларда күп тапкырлар катнаштык, белемнәребезне ныгыттык. Минем кечкенә сеңелем Вика да яшь инспекторларга кушылырга тели.

Аның үрнәк алыр кешесе дә бар!

Безнең егетләр һәм кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләрнең берсе булып табылганнар, команда зачетында җиңгән өчен III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнгәннәр. Булдыргансыз! Ксения һәм Надежда сүзләренә караганда, аларга кайвакыт дусларына, танышларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искә төшерергә туры килгән. Һәм алар яшь инспекторларга да алар эшендә ярдәмгә килергә әзер.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Луч мәктәбендә юлларда имин йөрүне пропагандалау һәм күнекмәләрне ныгыту буенча эш яхшы куелган. Соңгы еллар дәвамында әлеге белем бирү учреждениесенең яшь инспекторлар отряды «Имин тәгәрмәч» республика конкурсында катнашу хокукы яулап килә.

– Без укучыларыбыз өчен бик шат, алар тырышлыклары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләре хакына «Дзержинец» лагеренә бушлай юллама алдылар, – дип билгели Луч мәктәбе директоры Наталья Беспалова. – Алар яхшы эмоцияләр тупладылар, белемнәрен ныгыттылар, юллардагы иминлек мәсьәләләрендә ышанычлырак булдылар, Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре кубогы алып кайттылар. Аларның уңышлары – әлеге юнәлештә ТИН укытучысы-оештыручы Вахит Зиннәтуллин җитәкчелегендә алып барыла торган саллы эш нәтиҗәсе. Ул автор программасы булдырды, аны тормышка ашыру кысаларында «Имин тәгәрмәч» түгәрәге булдырылды һәм эшләп килә. Быел безнең авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов мәктәпкә велосипед бүләк итте. Шулай итеп ике тәгәрмәчле транспортны йөртү буенча дәресләр өчен мөмкинлек артты.

Яшь инспекторлар мәктәптә яшьтәшләр арасында гына түгел, җирле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каршында да чыгыш ясыйлар. Педагог-оештыручы Елена Лапаева белән алар балалар өчен тематик линейкалар, акцияләр уздыралар.

Сүз уңаенда, «Дзержинец» лагерендә тагын бер Чистай вәкиле, республиканың яшь инспекторлар отрядларының иң яхшы җитәкчеләре унлыга керүче 1нче мәктәп укытучысы Ольга Батуева да булды. Аның «Клаксон» отрядының яшь инспекторлары республика акцияләренә кушылалар, яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча чаралар уздыралар, аларга Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторларын чакыралар. Язгы каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясендә кунакта да булдылар, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» бюджет учреждениесенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган «Хабаровск-Чистай» телекүперендә дә катнаштылар.

Ольга Львовна педагог-оештыру булып эшләде, лагерь начальнигы белән бергә смена белән җитәкчелек итте диярлек. Ул республиканың юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов кулыннан профильле смена кысаларындагы актив эше өчен Рәхмәт хаты алды.

– Программа бай эчтәлекле булды, – дип сөйли Ольга Батуева. – малайлар һәм кызларның Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының башка бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашулардан, төрле тематик конкурсларда, квестларда, кичәләрдә катнашудан һәм, әлбәттә, аларда җиңгән өчен истәлекле бүләкләрдән хисләре ташып торды. Алар арасында яшь чистайлылар булуы бик шатландыра. Мин киләсе елда да «Дзержинец» балалар сәламәтләндерү лагерендә бик теләп эшләр идем.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.