Дин

Түбән Кама районының Ачы авылы чиркәвенә гөмбәз һәм хач урнаштырылган

Иман йортына 130 елдан артык.
11.09 01:00

(Түбән Кама, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Кама районының Ачы авылы чиркәвенә гөмбәз һәм хач урнаштырылган. Иман йортына 130 елдан артык.

Ул патша вакытларында төзелгән. 1900 елда чиркәүгә халык йөри башлаган: иске архив журналында «биредә 897 ир һәм 700дән артык хатын яши» дип язылган. Революциядән соң узган гасырның 30нчы елларда гөмбәзен җимергәннәр. Әмма бинага кагылмаганнар – ул озак еллар ашлык саклау урыны буларак кулланылган.

90нчы елларда иман йортын төзекләндерү эшен башлап җибәрергә ниятләгән авыл башлыгы һәлак булган. Күптән түгел эш кабат башланган. Гөмбәз һәм хач җирле депутат Роман Шапорев ярдәме белән урнаштырылган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.