Мәдәният

«Supertatar» халыкара проекты музыкантлары яңа җырлар әзерләү өчен Казанга җыелды

«Super Tatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән.
11.09 08:18

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Финляндиядә яшәп иҗат итүче татар музыканты, «Supertatar» халыкара проекты җитәкчесе Дәниз Бәдретдин Казанга хаҗдан кайтып барышлый тукталган. Хаҗи булу шатлыгы белән ул “Мир” кинотеатрының музей-кабинетында печенье белән чәй эчеп утырганда уртаклашты.

«Supertatar» халыкара проекты кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Казанның “Мир” кинотеатры артында урнашкан Аксенов скверында оештырылган “Кино һәм музыка" дип аталган open air-концертта катнашты. Программа буенча төркемнең чыгышы алдыннан әлеге проект турында 26 минутлык документаль фильм да планлаштырылган иде.

Искәртеп үтәбез, «Кино һәм музыка» проекты - кинофестивальнең быелгы яңалыгы. Оештыручылар кино белән кызыксына, саундтреклар чыгара торган музыкантларны һәм музыкаль төркемнәр иҗаты белән кызыксына, сәнгать турында кино төшерә торган кинематографистларны бер мәйданга җыйганнар. Башта экранда төркем турында фильм, яисә саундтрек күрсәтелеп, аннары коллектив үзе сәхнәдә чыгыш ясый.

Музыкаль-кинематографик марафон дүрт сәгатькә исәпләнгән булса да, көн салкын булу сәбәпле, программа ике сәгатькә кадәр кыскартылган. Шул сәбәпле “Татар-информ” хәбәрчеләренә «Supertatar» халыкара проекты музыкантларын “Мир” кинотеатрыннан эзләп табарга туры килде.

“Бүген без, мөселман киносы фестивалендә булганга, минем ислам темасына багышланган “Әзерме син, туганым?” җырын, Муса Маликовның “Әссаләмегаләйкүм” җырларын башкардык. Америка блюзы стилендәге “Сиздем сакалымның агарганын” җыры яңгырады. Иркә “Су буйлап” татар халык җырын җырлады. Салкын булгач, программаны кыскартырга туры килде, төркемгә багышланган документаль фильмны да күрсәтә алмадык”, - диде Дәниз Бәдретдин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

«Supertatar» халыкара проекты музыкантлары бу көннәрдә, төркем җитәкчесе Дәниз Бәдретдин Казанга килгән арада, актив эшләргә җыена. Чөнки проектның өч музыканты - скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, басист Илнар Фатыйхов һәм барабанчы Тимур Сапаров Казанда яши. Муса Маликов та хәзер, нигездә, Казанда яши.

“Без мин Казанга килгәндә җыелырга тырышабыз. Яңа материал бар. Яңа музыканы бергәләп тыңлыйбыз, аранжировка ясыйбыз. Кем материалы эшләнә – аны эшләгәндә безнең төркемдә шул башлык”, - диде Дәниз Бәдретдин. Әмма музыкантлар яңа материал турында артыгын сөйләргә теләмәде. “Без сезнең эстрада артистлары кебек алдан әйтеп куярга яратмыйбыз”, - диде Дәниз. Яңа җырларны Дәниз Бәдретдин үзе һәм Муса Маликов язганы гына билгеле булды.

Мәгълүмат өчен. «Super Tatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның составында саксофонист Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, басист Илнар Фатыйхов һәм барабанчы Тимур Сапаров. «Supertatar» халыкара проектының беренче альбомы чыккач та, Дәниз Бәдретдин идеясе белән, төркем оештырылу турында документаль фильм да төшерелгән. Режиссеры - Илшат Рәхимбай.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.